«Батырлык гасырлар буена саклана»: патриотлык сәгате (6+)

19 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Батырлык гасырлар буена саклана» дигән патриотлык сәгатендә катнашты. 

ЦДБ Джалиль
ЦДБ Джалиль 3
ЦДБ Джалиль 2
ЦДБ Джалиль 1

Каһарман-шагыйрь үлмәс шигырьләре һәм сугышчан батырлыгы белән үз исемен мәңгеләштерде. Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм тәүге балачак шигырьләреннән башлап танылган «Моабит дәфтәрләре»нә кадәр иҗаты турында тагын да күбрәк мәгълүмат алды. Укучылар игътибарына Муса Җәлил китапларыннан торган «Кечкенә дусларга» дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Балалар да чарада актив катнашты, «Кызыл ромашка», «Карак песи», «Ишек төбендә», «Батыр куян», «Кәккүк» һ.б. шигырьләрне сәнгатьле итеп укыды.  
Чара азагында «Чулочки» шигыренә видеоязма күрсәтелде.       

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: